Кара күзем син

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлегемне әсир (җәлип) иткән,
Әй, кара күзем.
Сакланачак йөрәгемдә кояштай йөзең.
Күзләремнең карасыдыр,
Әй, кара күзем.
Тыңларсыңмы җырларымны,
Кояштай йөзем.

Кара күзем син,
Көләч йөзем син,
Сине көтәм, чибәр егет,
Мәхәббәтем син.

Безне таулар һәм диңгезләр
Аерсалар да.
Сиңа булган мәхәббәтем йөрәктә кала.
Диңгездәге чал дулкыннар
Аерсалар да
Безнең өчен аерылу юк,
Сөю генә бар.

Кара күзем син,
Көләч йөзем син,
Сине көтәм, чибәр егет,
Мәхәббәтем син.

Голосов пока нет
« »