Үп мине

Категория: Авторлары

Ничек каратырга,
Чынлап яратырга
Җитми сүзләр генә,
Мәхәббәт аңлатырга сиңа.
Көнләшсен йолдызлар,
Йөрәктә сөю бар.
Бәхетемә жирдә
Минем өчен туган яр
Син генә, син генә…

Үп мине, үп, иренемнән син назлап
Ал әле, ал мине җылы кочакка.
Чакыр да җылы учакка
«Яратам» диеп кочакла.

Син айдан эзләмә,
Ятларны күзләмә.
Сөюем сизәрсең,
Бер карасаң күзләргә.
Аңла…
Йөрмә һаман читтә,
Гомер бит тиз үтә,
Кадерен белмәсәң,
Йөрәктән сөю китә,
Соңлама, соңлама…

Үп мине, үп, иренемнән син назлап
Ал әле, ал мине җылы кочакка.
Чакыр да җылы учакка
«Яратам» диеп кочакла.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »