Кирәкмисең, дисең…

Категория: көе сүзләре

Сөюләрем бәхеткә түгел,
Үкенергә икән бирелгән.
Йөрәккәем сискәнепләр китә
«Кирәкмисең» дигән сүзеңнән.

Кирәкмисең, дисең, кирәкмисең
Кирәкмәвен беләм үзем дә.
Тик йөрәкне ничек өйрәтим соң
Синнән башка яши белергә?

Гомер буе сөйгән йөрәк бит ул,
Мизгелгә дә тынгы белмәде.
Бары сине, сине генә сөйде,
Аңлар микән «сөймә» дигәнне?

Кирәкмисең, дисең, кирәкмисең
Кирәкмәвен беләм үзем дә.
Тик йөрәкне ничек өйрәтим соң
Синнән башка яши белергә?

Өметемне җуеп буламы соң?
Түзелмәгән түгел, түзелгән.
Йөрәк миңа кирәкмидер дә ул,
Туйса әгәр сине сөюдән.

Кирәкмисең, дисең, кирәкмисең
Кирәкмәвен беләм үзем дә.
Тик йөрәкне ничек өйрәтим соң
Синнән башка яши белергә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »