Сагынганда (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.

Сагынганда ак буранга карап,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Адаштырган сине — мин һаман.

Сагынганда ак диңгезгә карап,
Ак диңгезләр булып мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.
Йөрәгеңә килеп мин кагам…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »