Сагынам да кайтам, туган ягым

Категория: көе сүзләре

Сагынам да кайтам, туган ягым,
Күңел моңсулана киткәндә.
Әллә хушлашканда шулай авыр,
Әллә очрашуны көткәндә,
Күңел моңсулана киткәндә.

Кырау төшкәч, миләш тәмле була…
Өшетмә, дип гөлләр инәлә.
Юл очлары — кеше язмышлары
Кайда барып кайда төйнәлә,
Өшетмә, дип гөлләр инәлә.

Ниләр уйлап икән урманнар да
Төрле төстә яулык ябына?
Узган гомер аша киләчәгем
Юллар сала өмет таңына,
Кайтам әле туган ягыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »