Ашкынып кайтам

Туган җирем күкрәгендә җырчы чишмәләр
Юллар табыр өчен хәттә ташны тишәләр
Ургылалар якты көнгә көмеш сулары
Җыр кушалар елгаларга табып юлларын

Кушымта:
Еракларга ашыгып Танып —су ага,
Яшел тугайлар аша юлларын таба.
Бәләкәйдән җырларың күңелдә калган
Йөрәгемнең түрендә урынын алган

Җырчы кошлар ашкыналар туган илләргә
Ераклардан юллар табып буран-җилләрдә
Үз илендә сайрар өчен кунып талына
Туган җирнең алсу нурлы җырлы таңында.
Кушымта.
Бик сагындым туган җирнең моңлы җырларын
Миңа көйдәш чишмәләрен,сайрар кошларын.
Ашкынам кошлар артыннан туган илемә.
Танып буе, чишмәләрем, туган өемә.
Кушымта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »