Төшләремнән китмә, әнкәй

Төшләремдә күреп сине, әнкәй,
Иңнәреңә кулымны салам,
Ләкин капыл сине югалтам да,
Караңгыла бер үзем калам.

Төшләремнән китмә, әнкәй, китмә —
Сөйләшеп тә өлгерә алмый калам,
Мин бит бу дөньяда аерылып,
Ятим торып калган бер балаң.

Әйтерсең дә сине эзләгәндәй,
Уйларыма кереп югалам,
Тавышыңды ишетер өчен генә,
Төшләремде мин көтеп алам.

Төшләремнән китмә, әнкәй, китмә —
Сөйләшеп тә өлгерә алмый калам,
Еллар сине йырагайтҡан саен,
Белсәң сине мин ничек сагынам.

Үткән гомерләрнең хәтирәсе
Күз яшьләремнән юллар сала,
Эргәләреңдә еш була алмадым,
Хәзер үкенергә генә кала.

Төшләремнән китмә, әнкәй, китмә —
Сөйләшеп тә өлгерә алмый калам,
Тик йырактан тавышың ишетәм,
Гомер шулай — үкенечле, балам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »