Гомер кадерен белегез!

Категория: көе һәм сүзләре

Зарланмагыз әле язмышларга,
Яндыргандә әйдә яныгыз!
Әче-төчеләрне татыганга
Бай һәм матур безнең җаныбыз.

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

Килешкәндә — әйдә киенегез,
Ризык үткән чакта — ашагыз!
"Гомер үтә, диеп" — зарланмагыз,
Тик сау гына булсын башыгыз!

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

"Зарланмагыз!", дөнья көзге кебек,
Үзең нинди — тормыш шулай ул.
Күңелең ак булса, гайбәт сүзләр,
Кара сүзләр җанга кунмый ул.

Бу тормышның, бу гомернең
Кадерләрен белегез!
Елар чакта — елагыз да,
Көлер чакта — көлегез!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »