Ах, душа мой!

/ Башкорт халык шаян җыры /

Ах, душа мой, душа мой,
Билдә каеш бушамый.
Ах, душа мой, душа мой,
Билдә каеш бушамый.
Уйнап торам, җырлап торам,
Көлеп торам, биеп торам,
Кай җирләрем окшамый?
Уйнап торам, җырлап торам,
Көлеп торам, биеп торам,
Кай җирләрем охшамый?

Ах, душа мой, душа мой,
Ике кулым бушамый.
Ах, душа мой, душа мой,
Ике кулым бушамый.
Камыр басам, икмәк салам,
Сыер сауам, суга барам,
Кай җирләрем охшамый?
Камыр басам, икмәк салам,
Сыер сауам, суга барам,
Кай җирләрем охшамый?

Ах, душа мой, душа мой,
Минем күңелем пошынмый.
Ах, душа мой, душа мой,
Минем күңелем пошынмый.
Кашым кара, буем зифа,
Билем нечкә, сүзем шифа,
Кай җирләрем охшамый?
Кашым кара, буем зифа,
Билем нечкә, сүзем шифа,
Кай җирләрем охшамый?

Ах, душа мой, душа мой,
Югалтырсың бер шулай.
Ах, душа мой, душа мой,
Югалтырсың бер шулай.
Күзләреңә карап торам,
Ни әйтсәң дә күнеп торам,
Кай җирләрем охшамый?
Күзләреңә карап торам,
Ни әйтсәң дә күнеп торам,
Кай җирләрем охшамый?

/ 2,3,4-че — куплетлар Зилә Лира сүзләре /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (10 голосов)
« »