Син — минем кешем!

Син — минем язым,
Син — иң тәүге назым,
Умырзаялай балкыган талым.
Син — умырзаялай балкыган талым,
Син — минем язым!

Син — минем җәем,
Син — бар дөнья яме,
Моңга түгелеп сайраган җаным.
Син — моңга түгелеп сайраган җаным,
Син — минем җәем!

Син — минем көзем,
Син — сагышлы көем,
Йолдызлы күгем, чыуаҡ бер көнем.
Син — йолдызлы күгем, чыуак бер көнем,
Син — минем көзем!

Син — минем кышым,
Син — аерылмас кошым,
Салкыннардадай сарар бер кошым.
Син — ал таңнардадай сайрар бер кошым,
Син — минем кышым,
Син — минем язым,
Син — минем җәем,
Син — минем көзем,
Син — минем кешем!

Голосов пока нет
« »