Яшерен сөю

Язлар җиткәч, Идел суы ярсып агар,
Дулкыннары сыймас аның ярларына.
Ярларыннан чыккан ярсу Идел кебек,
Мәхәббәтем сыймас минем җырларыма.

Сез белмисез, мин берәүне яшерен сөям,
Юк, белмәгез — бу җырларым кем турында.
Тик пышылдап аның исемен кабатлыйм мин,
Йолдызларга карап зәңгәр таң нурында.

Мәхәббәтне үлчәр өчен үлчәүләр юк,
Кем үлчәгән яшерен сөю газапларын?
Үзе белмәс, ә мин аның исемен һаман
Соңгы сулышыма кадәр кабатлармын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »