Ярату (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

/Дәрвиш-хан төркеме репертуарыннан/

Ярату һәм яратылу —
Борынгы изге йола.
Үпкән-кочкан җилгә оча,
Яраткан берәү була.

Берәү була, шул берәүнең, берәүнең
Белмибез кадерләрен, кадерләрен.
Ул яратты, ә мин, ә мин аны
Яратмый җәберләдем.

Шул көндәрем күңелемә
Сарылды сагыш булып.
Еллар үтәм барган саен
Тоела ялгыш булып.

Ялгышымны төзә, төзәтергә
Соң инде — теләсәм дә.
Кочагыма алалмыймын,
Башкадан көнләсәм дә.

Кешеләрнең гомере сымак
Мәхәббәт — изге табыш,
Югалтулар — бөек ялгыш,
Ялгышлар — сары сагыш.
Кочагыма алалмыймын,
Башкадан көнләсәм дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »