Сагынам да кабат

Ходай миңа сине ярәштергән,
Насыйп итеп үз тиңем.
Инде синсез яши алмам кебек,
Алма бөртегем минем.

Сагынганда яннарыңа кайтам,
Сиңа тарта күңелем.
Тормышымны бизәп, ямьләндереп торган
Син бит тиңсез бер гөлем.

Синең янәшәңдә оҗмах кебек,
Хур кызыдай син миңа.
Яратам дип назлы дәшүләрең
Әллә нидәй тоела.

Сагынганда яннарыңа кайтам,
Сиңа тарта күңелем.
Тормышымны бизәп, ямьләндереп торган
Син бит тиңсез бер гөлем.

Яшик әле бергә, матур яшик,
Гомерләр бер бирелә.
Хөрмәт югалмасын мәхәббәттә
Насыйп булган тиңеңә.

Сагынганда яннарыңа кайтам,
Сиңа тарта күңелем.
Тормышымны бизәп, ямьләндереп торган
Син бит тиңсез бер гөлем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »