Син минем хыялымда
Миңа елмайдың да,
Күземә карап, мине чакырдың.
Мин әзрәк оялдым да,
Кулымны суздым да
Язмышымны сиңа тапшырдым.
Ләкин бу әле хыял гына…
Син минем төшләремдә,
Карап күзләремә, мине урладың,
Йөрәгемне яуладың.
Син минем төшләремдә,
Карап күзләремә,
«Яратам», дидең,
Ә мин кинәт уяндым.
Без гөлләр арасында,
Кояш нурларында
Йөзәр идек, әгәр таныш булсак.
Син гөлләрне күрмисең,
Хисләрне белмисең,
Бәхет табар идек, кавышсак.
Ләкин бу әле хыял гына…
Син минем төшләремдә,
Карап күзләремә, мине урладың,
Йөрәгемне яуладың.
Син минем төшләремдә,
Карап күзләремә,
«Яратам», дидең,
Ә мин кинәт уяндым.