Аккан сулар

Аккан сулар шундый ярсу иде,
Шундый алсу иде иртәләр!..
Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, —
Гашыйклар бит шулай итәләр.

Минем атлап килгән юлым белән
Тиң булмаган микән сукмагың:
Бүләгемне алдың алуын да,
Ләкин аны санга куймадың.

Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, (Эч пошканнан, бер уйынчык итеп,)
Иркәләгән булдың, кочаклап,
Уйнап туйгач, вакытлыча гына,
Ташлап киттең аны учакка.

Аккан сулар һаман ярсу микән,
Алсу микән ни соң иртәләр? —
Гашыйклар бит һаман гашыйкмын дип, (Гашыйклар бит һаман гашыйкларга,)
Йөрәкләрен бүләк итәләр.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »