Юксыну (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын,
Сарыларга сабышырмын,
Синең хакта шулай күп уйлап.

Көнләшәм мин чулпан йолдызына,
Үзем генә чулпан булсаңчы.
Һәр көн иртән күзләреңә,
Һәр көн иртән күзләреңә,
Карап торыр идем туйганчы.

Сине көтәм, иркәм, һәр көн иртән,
Ә син һаман юкта, юк кына.
Күңелләрем тынгы тампый,
Күңелләрем тынгы тампый,
Йөрәккәем сине юксына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »