Добавлено Almaz в СБ, 25/11/2017 - 22:16
Кулларыңны баш астыма салчы,
Буынымның китәр талчыгы.
Син янымда мине саклар идең,
Ә мин, исә, нечкә тал чыбык.
Төннәремнең синсез үткәне юк,
Төшләремдә күрәм көн саен.
Мин арыдым сине югалтудан,
Килче яннарыма елмаеп!