Ай да башка, йолдызлар да башка!

Ашытбашта сирень чәчәк аткан,
Алмагачлар белән беррәттән.
Ашытбашка сандугачлар кайткан,
Сайрый алар өзеп йөрәктән.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.

Ашыт елга башын исем иткән,
Горур булган безнең бабайлар.
Ашыт елга кебек диңгезләргә
Чыксын диеп кыю малайлар.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.

Синдә туганнарым, чын дусларым,
Гомер башым, синдә юл башым.
Изге йортым, гүзәл Ашытбашым,
Ераклардан тоям карашың.

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (12 голосов)
« »