Көзләрдә инде

Категория: көе сүзләре

Әйт әле нигә,
Күкләр яшен түгә,
Язлар китәргә, ашыга, ашыга?
Яшьлек елмаеп,
Кочып ал, диеп,
Чыкмый кабаттан каршыга, каршыга.

Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?
Син һаман миңа тиңме,
Мин һаман сиңа тиңме?
Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?

Көз дә матур бит,
Көннәр алтын дип,
Әйдә көзләргә диярсең, диярсең.
Хыялыймындыр,
Җанда синле моңдыр?
Килә язларда күрәсем, күрәсем.

Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?
Син һаман миңа тиңме,
Мин һаман сиңа тиңме?
Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?

Язларда, нигә
Күкләр яшен түгә?
Кире кайтасын беләдер, беләдер.
Хисләп язымны,
Тиң дип ярымны,
Гомер көземә керәмдер, керәмдер?

Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?
Син һаман миңа тиңме,
Мин һаман сиңа тиңме?
Мин көтәм язны,
Син дә анда бармы,
Түгелме көзләрдә инде?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »