Кайтам тәүге ярыма

Кайтам тәүге сөюемә,
Кайтам тәүге ярыма.
Ниләр булды соң миңа—
Урын тапмыйм җаныма?

Мәхәббәтем, кайттым сиңа,
Кайтам яшьлек чагыма.
Ул да мин дип өзгәләнә,
Ул да мине сагына.
Кайтам тәүге ярыма.

Мәхәббәтем, кайттым сиңа,
Кайтам яшьлек чагыма.
“Кайт син яшьлек чагыңа”, — дип,
Ак болытлар агыла.

Мәхәббәтем, кайттым сиңа,
Кайтам яшьлек чагыма.
Ул да мин дип өзгәләнә,
Ул да мине сагына.
Кайтам тәүге ярыма.

Тагын язлар, язлар килде,
Назлы җилләр кагыла.
Мин бит тәүге сөюемне,
Яшьлегемне сагынам.

Мәхәббәтем, кайттым сиңа,
Кайтам яшьлек чагыма.
Ул да мин дип өзгәләнә,
Ул да мине сагына.
Кайтам тәүге ярыма.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »