Добавлено Almaz в СБ, 25/11/2017 - 22:50
Тын сукмакта тал тирбәлә:
Кулың талга тиядер.
Йөрәк әйтә: сагынгандыр,
Су буена киләдер…
Таллар тагын талпындылар:
Иеләләр, күрәсең;
Чәчләреңне сыйпап синең
Сөенәләр, күрәсең…
Таллар шулай тирбәлүне
Киләсеңдер син дисәм,
Син түгел лә, син түгел шул,
Син түгел ул, җил икән,
Җил икән…