Нигә хисләр кайнаша

Тирә-ягым алма бакчалары,
Чәчәкләрдән күзләр камаша.
Дөньясы да матур, күп дусларым,
Нигә, нигә хисләр кайнаша …

Ял иткәндә яшел бакчаларда,
Сукмакларга карап утырам.
Өмет итә, йөрәк сине көтә,
Мәхәббәтем сине чакыра …

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
« »