Сулар ага

/Мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев истәлегенә язылган җыр/ 

Сулар ага, сулар ага,
Кар суларыдыр.
Бу җырларым йөрәгемнең
Ярсуларыдыр.

Сулар ага, сулар ага,
Ник ага икән?
Синең до йөрәгең шулай
Ут яна микән?

Сулар ага, сулар ага,
Су өсте томан.
Ярсудан йөрәгем кинәт
Ярылыр сыман.

Сулар ага, сулар ага,
Ник ага икән?
Синең до йөрәгең шулай
Ут яна микән?

Сулар ага, сулар ага,
Чайкала кораб.
Соңгы тапкыр җырлыйм кебек,
Суларга карап.

Сулар ага, сулар ага,
Тирбәлә дулкын.
Дулкын-дулкын өзгәләнәм,
Бәхеткә булсын!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »