Яңа ел моңы

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Уйландыра кышкы зәңгәр кичләр,
Бер йомырлам бозга әйләнерме,
Син еракта булгач инде йөрәк нишләр?

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Карлар түгел, күктән моң коела
Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Салкын кыш та җылы, җылы тоела.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »