Кышкы моңнар (беренче вариант)

Ап-ак карлар, ява карлар, ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып көтәр кешең булса гына,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Сагынып көтәр кешең булса гына,
Сагынып көтәр кешең булса гына,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Ап-ак карлар, ява карлар, ява,
Ә күңлемә минем ява моңнар.
Кардай сафлык өчен җан бирермен,
Син булмасаң, мине кем соң аңлар?

Кардай сафлык өчен җан бирермен,
Кардай сафлык өчен җан бирермен,
Син булмасаң, мине кем соң аңлар?

Ап-ак карлар, ява карлар, ява,
Карлар түгел, ак энҗе коела.
Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Салкын кышта җылы яздай тоела.

Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Салкын кышта җылы яздай тоела.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »