Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.
Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Уйландыра кышкы зәңгәр кичләр,
Бер йомырлам бозга әйләнерме,
Син булмасаң, инде йөрәк нишләр?
Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Карлар түгел, күктән моң коела
Яннарыңда сөйгән кешең булса,
Салкын кыш та җылы, җылы тоела.
Варианты песни
Бу җыр Зөлфирә Фәрхетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 03/12/2017 - 20:35
«
»