Уйларым син генә

Кайчан килер икән диеп
Сине уйлап йөримен.
Язны көткән гөлләр сыман
Сине көтә күңелем.

Чакырам сине төшемдә,
Чакырам хыялымда.
Әй сөеклем— асылкошым,
Син генә уйларымда!

Килер булсаң телим сиңа
Юлларның хәерлесен.
Тик син генә йөрәгемә
Якынсың, кадерлесең!

Янәшәмдә итеп тоям
Булмасаң да янымда.
Башка беркем кирәк түгел
Дөньяда син барында!

Голосов пока нет
« »