Син дип яшим

Сине уйлыйм, сине назлыйм–
Син дип яшим дөньяда.
Син дип кенә яшәүләрне–
Телим шуны сиңа да.

Син— өнемдә, син— төшемдә
Син дип яшим һәркөнне.
Син дип яшәвем көчәйтә
Күңелдәге дәртемне.

Син дип яшим тормышымда,
Син дип яшим хыялда.
Бәгыркәем-асылкошым
Сиңа тиң юк җиһанда.

Таңда балкыган кояштай
Тик син генә күңелдә.
Язсын иде, бәгырькәем,
Син дип яшәү гомергә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »