Әнкәм, бәгърем

Категория: Авторлары

Түшәк өсте әнкәң күз яше,
Көтә сине, юк бит сердәше.
Ишет мине, ишет, кайт тизрәк балам,
Газаплана, көтә бит анаң.

Әнкәң елый сине сагына,
Кайт син, улым, анаң янына.
Түшәк әсте әнкәң күз яше,
Юк бит бүтән аның сердәше.

Кайтасыңдыр кебек ашкынып,
Туган якны, безне сагынып.
Юк бит куптән инде әнкәең,
Соңга калдың, калдың, бәбкәем.

Тәрәзә төбендә күптән язган хат,
Ташлама нигезне, балам, тизрәк кайт!
Әнкәм, бәгърем, зинһар гафу ит,
Язмышым ялгышлы булды бит.

Тормышым бик авыр булды бит.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »