Тамада!

Таныштырып үтим әле —
Мин бит, дуслар, тамада.
Тау белән тау күрешмәсен —
Без күрештек табында.
Туй табыны гөрли бүген,
Күзләр яшь парда гына.
Җырлап торыйк, биеп торыйк
Алларның алларында.

Бер яшьлектә, бер картлыкта
Шулай диләр һаман да.
Сезгә ямьле яллар тели (2)
Иң күңелле тамада.

Җырларга да, биергә дә
Йөгерешеп чыгыгыз.
Туй булгач ул — шундый булсын,
Ялкын өстәп торыгыз.
Дуслаша туган-тумача,
Агыла теләкләре.
Яшьләргә сүз багышларга
Ашкына йөрәкләре.

Бер яшьлектә, бер картлыкта
Шулай диләр һаман да.
Сезгә ямьле яллар тели (2)
Иң күңелле тамада.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »