Кошлар очырам

Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тамам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.

Аклык, хаклык өчен көрәшчеләр!
Тәү бүләгем сезгә, карагыз:
Канатларын горур кага-кага,
Күтәрелде күккә карагош.

Юлдаргылар! Сезгә җибәрәмен
Җил-давыллар үтәр торнаны.
Чирлеләрем, кәкүк очырам сезгә —
Озак-озак чакыра торганын.

Чыгып очты ярсу бер сандугач
Гашыйкларым, сезнең өлешкә.
Көткәннәргә — ак күгәрчен килер,
Яңа өмет өстәп өметкә.

Хыялыйлар, сая һәм юашлар!
Һәммәгезгә тиер кошым бар,
Гамсезләргә генә һич бер нәрсә юк,
Әйдә, алар кошсыз торсыннар.

Вак мәшәкать, ығы-зыгы тамам.
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.

Голосов пока нет
« »