Бөркет турында җыр

Категория: көе сүзләре

/"Бөркетләр кыяга оялый" комедиясеннән/

Хәбәр булып,
Килде болыт,
Кояш нурын каплады.
Давыл узды,
Оя тузды —
Бөркет дустын тапмады.
Ә баласы —
Күз карасы —
Сизмәде дә яшенне.
Ике канат,
Канап-канап,
Зур давылдан яшерде.

Очты бөркет,
Төште бөркет,
Йөрәгендә ярасы.
Яшь аралаш
Елмая ул:
Югарыда — баласы.
Ә баласы —
Күз карасы —
Сизмәде дә яшенне.
Ике канат,
Канап-канап,
Зур давылдан яшерде.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бөркет турында җыр»
Ноты для песни «Бөркет турында җыр»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (20 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »