Ишеттерче сөю сүләреңне

Зар-интизар, иркәм, ишетергә
Мин дә сөям дигән сүзләреңне.
Күкләремә кат-кат ялварыйммы,
Алларыңа килеп тезләнимме?

Мәхәббәтнең серле сукмагында
Әйтче, иркәм, синең эзләреңме?
Әйтмисең шул, көтеп гомер уза
Шул тылсымлы сөю сүзләреңне.

Беләсең бит җавап көткәнемне.
Яшермәче миннән күзләреңне.
Кояш булып балкыт көзләремне,
Әйтче иркәм, сөю сүзләреңне.

Сагыш баскан хисле йөрәгемне.
Белмим тагын күпме түзәремне.
Сизәсеңдер, арып беттем, иркәм,
Көтә-көтә сөю сүзләреңне.

Әйт син аны, иркәм, теләмәсәң
Мәхәббәттән өмет өзгәнемне.
Соңга калма, иркәм, соңга калма,
Ишеттерче сөю сүләреңне.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »