Добавлено Almaz в Пнд, 15/01/2018 - 01:05
Асылкошым минем — сандугачым,
Ничәнче кат сиңа талпынам.
Йөрәгемдә булган сөю хисен
Әйтергә соң никләр тартынам?
Асылкошым минем — сандугачым,
Уйларымда сине чакырам.
Күңелемә рәхәт булып китә
Күрмәсәм дә сине якыннан.
Асылкошым минем — сандугачым,
Күз алдымда һәрчак буй-сының.
Хыялымда синең белән яшим,
Тоясыңмы икән син шуны?
Асылкошым минем — сандугачым,
Күңел кат-кат сиңа тартыла.
Мин күптәннән үлеп гашыйк сиңа,
Тик әйтергә генә тартынам.