Синдә таптым

Сиңа бактым, синдә таптым 
Күңел көткән сөюне. 
Ул тылсымлы сөю белән 
Бергә яну-көюне. 

Сиңа бактым, синдә таптым 
Күңелемнең кояшын. 
Сине, иркәм, яратудан 
Юк, беркайчан туясым! 

Сиңа бактым, синдә таптым 
Матурлыгын дөньяның. 
Күңелемне гомерлеккә 
Сихерләүче син — җаным! 

Сиңа бактым, синдә таптым 
Күңелемнең кояшын. 
Сине, иркәм, яратудан 
Юк, беркайчан туясым! 

Сиңа бактым, синдә таптым 
Шатлык тулы көннәрне. 
Ахыргача-соң(гы) көнгәчә 
Булчы тормышым яме! 

Сиңа бактым, синдә таптым 
Күңелемнең кояшын. 
Сине, иркәм, яратудан 
Юк, беркайчан туясым!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »