Безне сөю бәйләде

Тормыш сукмаклары бормалы, 
Барыр юллар озын алда әле. 
Синең белән парлап узарга 
Минем өмет һаман бар әле. 

Ялгышларда бәйли язмышларны, 
Ә безне бит сөю бәйләде. 
Икебезне гашыйк ярлар итеп 
Тормыш юлларына әйдәде. 

Язган булса бирер Ходай да, 
Очраштырыр кабат-кабаттан. 
Бер-берсенә тигез парлар диеп 
Җир йөзенә безне яраткан. 

Ялгышларда бәйли язмышларны, 
Ә безне бит сөю бәйләде. 
Икебезне гашыйк ярлар итеп 
Тормыш юлларына әйдәде. 

Бергә үтсәк тормыш сукмакларын 
Авырлыклар каршы тора алмас. 
Син —минеке, мин — синеке булып, 
Яшәсәк без язмыш суалма. 

Ялгышларда бәйли язмышларны, 
Ә безне бит сөю бәйләде. 
Икебезне гашыйк ярлар итеп 
Тормыш юлларына әйдәде.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »