Дәртләндереп, хисләндереп
Иңнәргә кагылмады.
Мин синеке генә диеп
Кочагыма сарылмады.
Яратулы күңелемдә
Йолдыздай кабынмады.
Аны гына яратканны —
Белмәде сагынганны.
Сөеклесе, тиңе итеп
Ул мине танымады.
Җан тилмереп көткән ярым
Хыялда калды бары.
Син кайда дип аваз салдым
Яңгыратып дөньяны.
Юллар үттем, гомер кичтем,
Эзләгәнем табылмады.
Бу җыр Рәсимә Денисламова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 15/01/2018 - 01:22
«
»