Көзге җилләр яфракларны өзә,
Яшьлек язы калды еракта.
Хәлләр хәтәр — күрәчәктер инде,
Утлы яра сызлый йөрәктә.
Язлар алда,
Әйе, язлар алда!
Тик ул инде безнең Яз түгел …
Хәлләр хәтәр, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел!..
Җаннарыма урын таба алмыйм,
Уйлар басып киткән чакларда.
Хәлләр хәтәр — күрәчәктер инде
Сөйгән ятлар калды ятларда …
Язлар алда,
Әйе, язлар алда!
Тик ул инде безнең Яз түгел …
Хәлләр хәтәр, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел!..
Кайтмас инде яшьлек,
Кайтмас ярым,
Ялварсам да сорап Алладан!
Хәлләр хәтәр!
Күрәчәктәр бардыр —
Язлар алда, диеп алданам …
Язлар алда,
Әйе, язлар алда!
Тик ул инде безнең Яз түгел …
Ә шулай да, күрәчәкләр бардыр,
Һаман шаша-ярсый бу күңел!..