Добавлено Almaz в Пнд, 15/01/2018 - 01:48
Күңелем күгендә гомерлек
Айларым, кояшым булып тор, —
Оныттыр, оныттыр, син миңа
Болыттай кайгымны оныттыр.
Адашып, егылыр чагымда
Ерактан кулларың сузып тор, —
Оныттыр, оныттыр, син миңа
Ялгызлык газабын оныттыр.
Зарыгып, сагынып килгәндә,
Сөюнең каршына чыгып тор.
Дөньямны оныттыр, — син мине
Мәңгелек бәхеткә юлыктыр!