Йөрәктән булса

Категория: көе сүзләре

Карашларың көн яктысы кебек,
Булмас кебек һис бер эңгерләр.
Көннәрнең дә төннәре шул була,
Гел яктыдан тормый гомерләр.

Аяз күктәй (көндәй) елмайуың миңа,
Кадерлерәк бөтә бүләктән,
Кешеләргә бер елмаю җитә,
Ул елмаю булса йөрәктән.

Юлларыңа гөлләр сибәм, тисең,
Гөлләрсез дә матур юллар бар.
Күктән йолдыз чүпләп бирәм, тисең,
Җирдән дә нур чүпләр куллар бар.

Дөньядагы иң кадерле сүзне
Ир-егеттәр әйтсә, бер әйткән.
Кешеләргә бары бер сүз җитә,
Ул сүз булса чын йөрәктән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »