Тик төшләрдә күрәмен (беренче вариант)

Әй, ауылым, елга-күлем, 
Чәчәкле болыннарым. 
Томшыкларын үбәр идем
Сайраган быбылларың. 

Чылтырап аккан шчшмәләрен 
Күрергә тилмерәмен. 
Мәхәббәтем, тәүге ярым, 
Тик төшләрдә күрәмен. 

Кочакларын җәйеп тора
Хуш исле аланнарым. 
Сезгә кайтсам тиз төзәлә
Җандагы яраларым

Чылтырап аккан шчшмәләрен 
Күрергә тилмерәмен. 
Мәхәббәтем, тәүге ярым, 
Тик төшләрдә күрәмен. 

Сез бит минем яшьлек ягым, 
Чәчәкле болыннарым. 
Үзәкләремне өзәдәр 
Талдагы былбылларым.

Чылтырап аккан шчшмәләрен 
Күрергә тилмерәмен. 
Мәхәббәтем, тәүге ярым, 
Тик төшләрдә күрәмен. 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »