Үтәм әле урамнардан (икенче вариант)

Өфе урамнары матур,
Күңелгә күчкән яме.
Матурлык урамын ямьләп,
Тагын бер үтәм әле.

Өфе урамнары моңлы,
Җырга тулышкан мәле,
Өфенең җыр урамыннан
Бер җырлап үтәм әле.

Өфе урамнары гамьле,
Дуслыкта балкый гаме.
Дуслык урамын бер итеп,
Гөрләшеп үтәм әле.

Өфе урамнары япь-яшь,
Йөрәктә яшьлек яме.
Сөю урамыннан тагын
Бер шашып үтәм әле.

Гомер үтте дигәннәрнең
Тетмәсен тетәм әле.
Өфенең җыр урамыннан
Бер җырлап үтәм әле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »