Юатма (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бүген көчле яңгыр булыр сыман —
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып бер явармын кебек,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.

Кырыслыкка тарта бүген күңел,
Изрәүдән кача горурлык.
Горурлыгын сакламаса кеше,
Язмышында куя борылып.

Бер рәнҗеттең — хәзер юатма да!
Болытка бир явып эрергә.
Аяз чакта гына минем йөрәгемә
Назлы хисләр (сүзләр) явып (балкып) керерләр.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »