Гашыйк бул син миңа

Категория: көе сүзләре

Гашыйк бул син миңа,
Гашыйк бул син…
Вакытлыча гына булса да.
Күзләремә сеңгән сүнмәс яшьлек төсе
кояш яңгырлардан уңса да.

Гашыйк бул син миңа,
Йөрәгемдә беркем кагылмаган хисләр бар.
Күзләремдә минем, бәлки, син күрерсең
уңмый торган җете төсләр бар.

Гашыйк бул син миңа,
Үкенмәссең…
Вакытлыча гына китәрсең
Тик бер генә язга
минем күңелемне
чәчәк тулы бакча итәрсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »