Безнең күңелләр

Ничәнче кат инде (тагын) язлар килде
Чәчәкләргә җирне күмделәр.
Һаман шулай бер күрергә зарыгып
Яшәр микән безнең күңелләр?!..

Яннарыңа очып барыр идем —
Безнең куллар канат түгелләр…
Шул якларга кошлар очкан саен
Ник талпына икән күңелләр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (5 голосов)
« »