Казан утлары (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Казан утлары сибә нурларын
Суларына моңсу Иделнең.
Гүзәл кала, нурлы Казан,
Сине күрми йөрәк түзми,
Янулары бетми күңелнең.

Кая барсам да чыкмый исемнән,
Зифа буйлы Идел гүзәле.
Сиңа кайтмый сөйгән калам,
Сине күрми ямьле калам,
Өзелә бит минем үзәгем.

Җырлыйм мин тагын сиңа багышлап,
Матурларын сайлап җырларның.
Сөйгән калам, нурлы калам,
Синдә атты сөю таңым,
Синдә үтте яшьлек елларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »