Ярый ла сабырым бар…

— Сагындым, — дип, иңнәреңә
Сарылыр чакларым бар.
Күз сирпесәң шатлык булып
Кабыныр чакларым бар.

Башым җуеп, алларыңа
Йөгерер көннәрем бар.
Син кергән моңлы төшләрдән
Бәхетсез өннәрем бар.

Синең өчен җаннарымны
Утларга салырым бар.
Әллә ниләр эшләр идем,
Ярый ла сабырым бар…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »