Бу җырымны сиңа багышлыйм (беренче вариант)

Синең белән узган минутларны
Айлар-елларга да алышмим.
Уем белән мин гел синең янда,
Өзгәләнсен әле синең җан да —
Бу җырымны, бу җырымны,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Сине уйлап узды гомеремнең,
Сагышларым белән нәкъ эшлим.
Син дә мине сагынырсың әле —
Үткәннәргә сарылырсың әле
Бу җырымны, бу җырымны,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Шатлыкларым күңел тулы иде,
Шатлык идем, инде сагыш мин.
Сиңа бары шатлык кына теләп,
Сиңа бары аклык кына теләп,
Бу җырымны, бу җырымны,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »