Түзәргә кирәк (икенче вариант)

Кайгы кызыл, камчылы ул,
Көчле яшен ташыннан.
Агач түгел, адәмнәрнең
Кайгы йөри башыннан.

Сабыр төбе — сары алтын,
Сабырсызланма йөрәк!
Без күрәсен — кеше күрмәс,
Димәк, түзәргә кирәк.

Кайгылардан баш иелеп
Зиһен тарала икән.
Әдәм заты, кайгы өчен генә
Ярала микән?

Сабыр төбе — сары алтын,
Сабырсызланма йөрәк!
Без күрәсен — кеше күрмәс,
Димәк, түзәргә кирәк.

Иң яраткан колын тәңре
Кайгыга сала диләр.
Гыйбрәт өчен, әллә тагы
Күрәсе икән ниләр?

Сабыр төбе — сары алтын,
Сабырсызланма йөрәк!
Без күрәсен — кеше күрмәс,
Димәк, түзәргә кирәк.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »