Язын килгән кошлар көзен китә,
Кояшлар да чыга баерга …
Кешеләрне язмыш очраштыра,
Язмышларны юллар аера.
Язмышларны юллар аера.
Канатларны җилләр каергандай,
Юллар алып китә еракка;
Кемне илтеп ташлый теге ярга,
Кемне илтеп бәрә бу якка —
Юллар алып китә еракка.
Таулар белән таулар очрашалмый,
Кеше белән кеше очраша …
Бер-беребезне күреп очрашмасак,
Очрашырбыз әле җыр аша…
Очрашырбыз әле җыр аша!
Бу җыр Тәнзилә Үзәнбаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 25/02/2018 - 12:54
«
»